Бүген унберенчене тәмамлаучылар рус теленнән Бердәм Дәүләт имтиханын тапшыра. Зәйдә аны 127 яшь кеше бирә. Имтихан тапшыру урыны Зәйнең 6нчы мәктәбе.
Аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына минималь 24 балл җыю да җитә, әмма югары уку йортына мондый нәтиҗә белән керү мөмкин булмаячак. 2026 елда университет өчен бусага - 40 балл. Рус теленнән БДИ 3,5 сәгать дәвам итә һәм 27 биремнән тора. Аларның 26 сы-тест, аларда грамоталылык, пунктуация кагыйдәләрен белү, басым кую, текст белән эшли белү тикшерелә, ә соңгы – 27нче биремдә чыгарылыш сыйныф укучыларына шартлы рәвештә тәкъдим ителгән темага инша-фикер язарга кирәк. Барлык критерийлар буенча идеаль язылган инша өчен максималь 22 беренчел балл алырга мөмкин. Ә имтиханда 100 балл алу өчен беренчел 50 балл җыярга кирәк.
фото мәгариф идарәсеннән
Нет комментариев