Зәй үзәк китапханәсендә балалар Сабантуе үтте
Яңалыклар

Зәй үзәк китапханәсендә балалар Сабантуе үтте

3 июньдә “Татарстанда җәй” проекты кысаларында Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе татар әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең мәктәп яны лагерена йөрүчеләр өчен Сабантуй бәйрәме үткәрде.

Балаларга милли бәйрәмнең тарихы, гореф - гадәтләр турында сөйләнде. Һәм, әлбәттә инде, төрле кызыклы мавыктыргыч уеннар, сабантуйга багышланган викторина балалар күңеленә хуш килде.

“Сабантуй − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Без үткәннәрне онытырга тиеш тугел: бай һәм тирән мәгънәле милли көйләрнең матурлыгын, рәсем сәнгатен, әдәбиятен, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау, киләчәк буынга тапшыру төп бурычыбыз”, - диләр китапханә хезмәткәрләре.

фотолар үзәк китапханәдән 


Нет комментариев