Зәй урамында кондыз йөри
Яңалыклар

Зәй урамында кондыз йөри

Хәзерге вакытта кондыз коткарылып, табигый яшәү тирәлегенә урнаштырылды.

Бүген Зәйнең үзәк урамында - Ленины урамы белән район администрациясе арасындагы паркта кондыз пәйда булды.
Районның элекке аучылар һәм балыкчылар оешмасы җитәкчесе Петр Чернов кондызны күреп алып, коткаручыларны чакырган. 

-Язын шәһәрдә кондызларны еш күрергә була. Алар бу вакытта сулыкта чикләр бүлә. Гадәттә ана кондызлар аталарын куып чыгара һәм алар үзләренә яңа урын эзли башлый.  Шуңа күрә аларны шәһәрдә, паркларда еш күрергә була. Бу кондызга ике яшьләр чамасы, - ди Петр Степанович.

Ул шулай ук кондызны күргәндә саклык чаралары күрүне дә сорады. 

-Әгәр дә сез урамда яки башка урында кондызны күрсәгез, аңа якын килмәгез. Янда этләр булса, аларны куып җибәрегез. Кондызлар бик агрессив, кешегә ташланырга мөмкиннәр, - диде. 

Район аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе Сергей Чапков һәм волонтерлар кондызны тотып, Зәй сусаклагычына җибәрде.

автор фотолары


Нет комментариев