Зәй укучылары волонтерлык акцияләрендә катнаша
Яңалыклар

Зәй укучылары волонтерлык акцияләрендә катнаша

Зәйнең 1нче мәктәбе укучылары “Карлы десант” акциясендә катнашты.

Яшь волонтерлар көрәкләр белән коралланып, махсус хәрби операциядә катнашучы Ярцевлар гаиләсенә кар җыештыруда ярдәм күрсәттеләр, йорт яны территориясеннән кар көрәделәр.

Волонтерлар киләчәктә дә ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәргә әзер. Чөнки кышын карлы чорда өлкәннәргә йорт яны территорияләрен җыештыру бик авыр, ә яшь кешегә ул физик күнегү.

фотолар мәктәптән


Нет комментариев