Зәй укучылары «Мәдәни шимбә. Туган якны өйрәнү” Бөтенроссия акциясендә катнаша ала
Ел саен үткәрелә торган әлеге Бөтенроссия акциясе Россия халыклары традицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
7 июльдән бөтен илдә "Мәдәни шимбә. Туган якны өйрәнү” Бөтенроссия акциясе старт ала. Ул “Мәктәп укучылары өчен мәдәният” проекты кысаларында уздырыла.
Акциянең максаты – Россия халыклары традицияләрен популярлаштыру. Катнашучылар туган якны өйрәнү һәм халык мәдәнияте өлкәсендәге белемнәрен иҗади биремнәр аша күрсәтә алачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы РФ Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Акция дүрт номинацияне үз эченә ала: “Мин — экскурсовод”, “Туган ягымның мәдәни маршрутлары”, “Туган ягым турында язам” һәм “Туган ягым традицияләре”. Катнашу өчен 25 августка кадәр “Культурадляшкольников РФ" порталында заявка бирергә кирәк. Иң яхшы эшләр сайтта урнаштырылачак һәм туган якны өйрәнү һәм халык иҗаты өлкәсендәге белгечләрдән торган эксперт комиссиясе тарафыннан бәяләнәчәк.
Проект Россия Мәдәният министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, Роскультпроект һәм Россия Мәдәният Фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев