Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй студенты Россия чемпионатында иң яхшы бишлеккә керде

26-30 ноябрьдә Санкт-Петербургта илнең һөнәри белем бирү өлкәсендә иң зур вакыйга — «Профессионаллар» чемпионаты финалы узды. Финалда Россиянең 73 субъектыннан һәм 25 илдән 900дән артык кеше катнашты.

Финалда Татарстан җыелма командасын 69 конкурсант тәкъдим итте. Зәй политехника көллияте студенты Максим Абдуллаев «Металл конструкцияләр җитештерү» компетенциясендә үзен сынады.

-«Металл конструкцияләр җитештерү» компетенциясе буенча финалда катнашучылар Санкт-Петербург электр машиналары төзү көллияте мәйданчыгында эшләделәр. Конкурсантларга бирем буенча пресс ясарга кирәк иде. Бирем өч модульдән торды. Аны башкару өчен конкурсантларга заготовканың күләмен исәпләп чыгарырга, кисәргә, бөгәргә, җыярга һәм өч төрле эретеп ябыштыруны кулланып, хезмәт куркынычсызлыгын һәм эш процессын оештыру нәтиҗәлелеген сакларга кирәк иде. Максим беренче тапкыр чемпионат финалында катнашты, ул биремнәрне уңышлы үтәп, «Профессионаллар 2024» чемпионаты финалында иң яхшы бишлеккә керде, — ди Зәй полтехника көллиятенең директор урынбсасары Валентина Мрясева.

Финал нәтиҗәләре буенча республиканың төп категория һәм юниорлар категориясе компетенцияләрендә катнашкан вәкилләре 34 медаль яулады: 11 алтын, 12 көмеш һәм 11 бронза.

Индустриаль зачетта татарстанлылар өстәмә 7 медальгә ия булды: 5 көмеш һәм 2 бронза. Шулай итеп, 2024 елгы чемпионат циклында Татарстанның төрле дәрәҗәдәге 180 медале бар.

Моннан тыш, финал нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионаты хәрәкәтен үстерүдә актив катнашкан өчен Россия Хөкүмәте Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Татарстан җыелма командасының һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионаты хәрәкәтендә актив катнашуы һәм уңышлары шулай ук мәктәп укучылары арасында һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге линиясе буенча «Мәгариф» илкүләм проекты максатларына туры килә һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыруга, көллиятләрдә һәм техникумнарда укуның абруен күтәрүгә ярдәм итә.

Эшчеләр турындагы стереотиплар үткәндә кала: аларның һөнәрләре абруй яулый бара, ә хезмәт хакы арта. Монда «Профессионалитет» программасы мөһим роль уйный — аның ярдәмендә яшьләр карьераларын көллияттә үк төзи башлый.
«Профессионалитет» эшче карьерасына карашны үзгәртте: яшьләр ешрак көллиятләрне сайлый.

фотолар көллияттән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев