3 октябрьдә Зәй үзәк китапханәсе китапханәчеләре бөек рус шагыйре Сергей Есенинның тууына 128 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме уздырды.
Шигърият бәйрәменә Зәй политехник колледж студентлары чакырылды. Китапханәчеләр Сергей Есенинның иҗаты, тормыш юлы хакында сөйләделәр, мәхәббәт турыңда шигырьләрен укыдылар.
«Студентлар үзләре дә бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Есенинның шигырьләренә язылган җырлар һәм романслар тыңладык. Шулай ук студентларга „Сергей Есенин“ фильмыннан өзек күрсәтелде», — ди китапханәче Светлана Трифонова.
Бу истәлекле датага китапханәдә «Рус киңлекләре җырчысы» китап күргәзмәсе оештырылды. Анда шагыйрьнең әсәрләре, аның тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, аның турында цитаталар һәм әйтемнәр урын алды.
Фотолар китапханәдән.
Нет комментариев