«Зәй шикәре» АҖендә профсоюз катнашында хайваннарны яклау проектлары белән шөгыльләнәчәк инициатив төркем формалаштырылды.
Завод хезмәткәрләре приютларга һәм йортсыз хайваннарга ярдәм итү үзәкләренә актив булышлык итәләр, дарулар һәм азык җыюда катнашалар. Хәзер бу эш тагын да системалырак булачак.
Күптән түгел булган инициативаларның берсе — Зәйдәге «Сердце Ангела» йорт хайваннарын дәвалау һәм тернәкләндерү үзәгенә ярдәм итү, анда хәзерге вакытта 40 эт һәм 15 мәче асрала. Мондый үзәкләр һәрвакыт финанслауга гына түгел, кешеләр ярдәменә дә мохтаҗ. Бу көннәрдә «Зәй шикәре» активистлары приют территориясен кардан чистартырга булышты. «Сердце Ангела» үзәгендә завод коллективына кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр. Якын арада предприятие мәчеләр өчен бокслар төзүдә ярдәм күрсәтәчәк.
Ә приютка ярдәм итү теләге булганнар өчен, предприятие территориясендә QR-кодлар урнаштырачаклар. Алар буенча барлык теләүчеләр турыдан-туры терлек азыгы сатып алуга һәм хайваннарны тотуга акча күчерә алачак.
фото: волонтерлардан.
Нет комментариев