Зәй Сабантуенда тырыш хезмәтләре белән билгеле гаиләләргә рәхмәт белдерелде
Зәйдә быелгы Сабантуенда Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында авыл хуҗалыгы тармагында берничә буын хезмәт куючы гаилә династияләре хөрмәтләнде. Алар Уразмановлар, Гатауллиннар, Җиһаншиннар гаиләләре.
Уразмановлар гаиләсе “Зәй” агрофирмасыннан тәкъдим ителгән. Бибиниса Мөхәммәтдин кызы тормыш иптәше Габделханнан Гали улы белән өч ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, өч уллары да - Фәндүс, Хәлил, Айрат тракторчы – машинистлар, киленнәре Раушания, Гөлнара, Зөлфия- хисапчы, зоотехник, терлекче булып эшлиләр. Кызлары Әнисә Хәсәншина терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыккан, кияүләре Рамис Рәис улы 33 ел механизатор булып эшли, аларның уллары Ирек тә ата - бабалары һөнәре дәвамчысы. Бу мөхтәрәм гаиләнең гомуми хезмәт стажы 265 елга җитә.
“Зәй шикәре” агрофирмасыннан Гатауллиннар гаиләсе сәхнәгә күтәрелде. Бертуганнар Җәүдәт һәм Рөстәм әти - әниләре Сәгыйдулла абый һәм Шәмсенур апа эшен дәвам итеп, терлекчелек тармагында хезмәт куялар. Киленнәре Гөлфинур Галәветдин кызы Чыбыклы сөтчелек фермасында савымчы булып эшли. Гомуми хезмәт стажлары – 150 елга якын.
Шулай ук “Зәй” агрофирмасыннан Җиһаншиннар гаилә династиясенең дә гомуми хезмәт стажы сокланырлык, 96 ел белән исәпләнә. Гаилә башлыгы Фидаил Хөснемөхәммәт улы 36 ел тракторчы-машинист булып эшли, уллары Марат һәм Айрат – әтиләре эшен дәвам итәләр, тормыш иптәше Ландыш Гамир кызы – Куш елга товарлыклы сөтчелек фермасында 37 ел терлекче булып хезмәт куя.
Әлеге гаиләләргә милли бәйрәмебез барышында бүләкләр тапшырылды.
“Нәкъ менә шундыйлар районыбыз, республикабыз, илебез тоткасы”,- дип рәхмәт сүзләрен җиткерде аларга район башлыгы Разиф Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев