Зәй Сабантуенда абсолют батыр - Радик Сәләхов
Яңалыклар

Зәй Сабантуенда абсолют батыр - Радик Сәләхов

Билгеле булганча, Сабантуйның йөзен билгеләүче ярыш төре, бәйрәмнең кульминацион ноктасы булып милли көрәш тора. Аны балалар ачып җибәреп, аннан зурлар арасында узган бил алыш Зәебез Сабантуенда да көне буе дәвам итте.

Милли көрәшкә битараф булмаганнар аны ахыргача сабыр гына көтте. Анда яшенә, авырлыгына карап һәр төркемдә җиңүчеләр призлы урыннар алучылар билгеләнде, аларның һәрберсе бүләкләр алды. Яшүсмерләр арасында һәм өлкәннәр арасында абсолют батырны билгеләү өчен көрәш аеруча җитди барды.  Бил алышу өлкәннәр арасында 60, 70, 80, 90 һәм 100 килограммнан авыррак үлчәүдә барып,  һәр төркемдә җиңүчеләр  билгеләнде.  Ветеран көрәшчеләр арасында беренче урынны быел да Николай Захаров алды. Яшьләр арасында абсолют батыр булып Пусташит авылы егете Илназ Шәйдуллин калды. 

Үз үлчәү авырлыкларында Җәмил Ибраһимов, Илнар Хәйруллин, Булат Гадершин, Рөстәм Сәләхов, Радик Сәләхов җиңүчеләр булдылар.
Өлкән көрәшчеләр арасында абсолют батыр өчен бил алыш үз авырлыкларында беренче, икенче урыннарны алган көрәшчеләр арасында барды. Киеренке барган бил алыштан абсолют батыр булып райондашыбыз ил, дөньякүләм бил алышлар җиңүчесе, Зәй Сабантуеның тугызынчы мәртәбә абсолют  батыры булып  Радик Сәләхов    калды. 
Абсолют батыр иңенә традицион  тәкә салынды һәм яңа автомобиль ачкычын аңа район башлыгы Разиф Кәримов тантаналы төстә тапшырды.


Сабантуй бәйрәмен Татарстанның атказанган артисты Радик Шәрипҗанов чыгышы,  “Энергетик” Мәдәният сараеның “Кайнар йөрәкләр” һәм җырчы Назилә Мурзаханова концерты,  Булат Закиров һәм Салават Шакиров вокаль дуэты, Татарстанның атказанган артисты Диләрә Мироваева чыгышы һәм  “Мингазов” татар кавер-төркеме  концерты бизәде.


Нет комментариев