Зәй районында югары патогенлы кош гриппын һәм Ньюкасл авыруын профилактикалау буенча айлык уза.
Районның ветеринария хезмәте шәхси ярдәмче хуҗалыкларга гади кагыйдәләрне үтәү терлекләрне җитди куркынычлардан саклап калырга ярдәм итәчәген ассызыклый.
Бу авыруларны китереп чыгаручы вируслар кошлар өчен бик куркыныч, әмма аларны карап тотуга җаваплы карасаң, инфекция кертү куркынычын минимумга төшерергә мөмкин.
Белгечләр кошларның торышын көн саен күзәтергә киңәш итә — бу хәвефле билгеләрне вакытында күрергә ярдәм итәчәк. Кошларда борчылу билгеләре - сүлпәнлек, азыктан баш тарту, йомырка салуның кимүе, координациянең бозылуы, паралич, гырылдау һәм яшькелт тизәк барлыкка килгәндә, аларны кичекмәстән изоляцияләргә һәм ветеринария белгече чакыртырга кирәк.
Кисәтү өчен яңа кошларны кимендә өч атна аерым тоту, йорт кошларының кыргый кошлар белән аралашуына юл куймау, ябык җимлекләр һәм ышанычлы чыганаклардан алынган чиста су куллану, инвентарь һәм аяк киемнәрен даими дезинфекцияләү мөһим. Ит һәм йомырканы ашар алдыннан яхшылап пешерергә кирәк. Үлгән кошларга кагылу һәм мәетләрне мөстәкыйль утильләштерү катгый тыела. Барлык шикләнүләр турында кичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез. Белгечләргә үз вакытында мөрәҗәгать итү - терлекләрнең сәламәтлеген һәм хуҗалыгыгызның иминлеген саклауның төп нигезе.
фото: Татар-информ
Нет комментариев