Узган атнада полиция хезмәткәрләре шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәүнең өч очрагын ачыклаганнар.
4 августта «Восток» агрофирмасы территориясендәге «Мәлем» һәм «Үрнәк» бүлекчәләрендә туфрак өстенә көнкүреш һәм җитештерү калдыклары өелүе ачыкланган. Калдыклар арасында кулланылган автомобиль һәм трактор май фильтрлары, полиэтилен пакетлар һәм пластик бар.
5 августта Зәйдә Ленин урамы, 36нчы йорт адресы буенча йорттан якынча 100 метр көньяктарак урнашкан җир участогында төзелеш чүп-чары табылган.
Әлеге гамәлләрдә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсендә каралган административ хокук бозу билгеләре күренә.
фото: ИИ
Нет комментариев