Зәй районында яшьләрне маршрутлаштыру проекты старт алды
Яңалыклар

Зәй районында яшьләрне маршрутлаштыру проекты старт алды

Беренче очрашу шәһәрнең 5нче мәктәбе IX сыйныф укучылары белән узды.

«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында Зәй районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәге яшьләрне маршрутлаштыру проектын гамәлгә ашыруга кереште. Аның төп бурычы - мәктәп укучылары һәм студентлар белән һөнәри юнәлеш бирү буенча системалы эш оештыру, аларга һөнәргә шәхси маршрут төзергә ярдәм итү.

Беренче һөнәри юнәлеш бирү чарасы 15 гыйнварда политехник көллият базасында шәһәрнең  5нче мәктәбе IX сыйныф укучылары белән узды. Чарада 8 укучы катнашты.

Профконсультант «Россия эше» бердәм цифрлы платформасы һәм аның мөмкинлекләре,  районда ихтыяҗ зур булган һөнәрләр, күрсәтелә торган хезмәтләр һәм сервислар, шулай ук үткәрелә торган чаралар турында җентекләп сөйләде. Очрашуның мөһим өлеше профориентацион тестлаштыру булды. Аның ярдәмендә укучылар үзләренең көчле якларын һәм шәхес үзенчәлекләрен ачыкладылар, эшчәнлекнең теге яки бу төренә һәвәслекләрен билгеләделәр, һөнәри юл сайлау буенча беренчел киңәшләр алдылар. Очрашу азагында укучыларны кадрлар үзәгенә килергә һәм аның сервисларыннан файдаланырга чакырдылар.

Яшьләрне профориентацияләү һәм маршрутлаштыру проекты Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Аның максаты –  яшьләргә һөнәри үзбилгеләнүдә, белем траекториясен сайлауда, алган белгечлекләре буенча туган районында эшкә урнашуда комплекслы ярдәм күрсәтү.

Проект яшьләрне һөнәри ориентацияләүнең һәм озатып йөрүнең бердәм системасын төзи. Бу укучыларга һәм студентларга җирле эш бирүчеләр белән танышырга, хезмәт базарының реаль ихтыяҗлары турында белергә, һөнәргә шәхси маршрут төзергә мөмкинлек бирә.

«Профориентация барышында без төбәктәге кадрлар ихтыяҗын фаразлау мәгълүматларын исәпкә алабыз һәм балаларны, алар белем үзләштергәннән соң ук  эшкә чыга алсын өчен, популяр һөнәрләр белән таныштырабыз", - ди профконсультант Наталья Куликова.

Проектны гамәлгә ашыру һәр укучыга, студентка һәм чыгарылыш укучысына һөнәргә реаль маршрут алырга, ә Зәй районы икътисадына квалификацияле кадрлар кытлыгын тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай итеп, «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган проект яшьләрне һөнәрләр дөньясы белән таныштырып кына калмый, ә карьераларында уңышлы старт алу өчен шартлар да тудыра.


Нет комментариев