Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча өйрәнүләр уза

Бүген Зәйдә экстрен хезмәтләр Аксар җирлегенең Иске Тәкмәк авылы территориясендә су басулар ихтималы белән бәйле команда-штаб өйрәнүләрендә катнаштылар.

- Зәй районында ике торак пункт язгы ташкын вакытында су басу мөмкин булган зонага керә. Аксар җирлегенең Иске Тәкмәк һәм Бүре-Сарай авылларында су күтәрелергә мөмкин. Бу авылларда 105 йорт бар, 140 кеше яши, - ди 88нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы Владимир Петров.

15-16 мартта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су басу, шулай ук табигый янгыннар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча Бөтенроссия өйрәнүләр үткәрә. Бу өйрәнүләр язгы ташулар һәм табигый янгыннар белән бәйле сезонлы вакыйгаларга әзерлекне тикшерергә мөмкинлек бирә.
Бүген Иске Тәкмәк авылында су басулар булган очракта, аларны бетерү буенча өйрәнүләр узды. Өйрәнүләр кысаларында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте Иске Тәкмәк авылын су басу турында хәбәр алгач, шунда ук анда экстрен хезмәтләр – электр челтәрләре, газ, ашыгыч ярдәм, полиция, янгын сүндерүчеләр, оператив хезмәткәрләр ашыгыч төстә җибәрелде. Урында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең оператив штабы урнашты.

- Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда барлык хезмәтләр бер-берсе белән ярдәмләшеп, үз юнәлешләре буенча бердәм эшләргә тиеш. Мәсәлән, коткаручылар Аксар мәктәбендәге вакытлыча яшәү пунктына халыкны урнаштыра. Электр монтерларының бурычы - су басу зонасын электрдан өзү. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре зыян күрүчеләргә беренче ярдәмне Аксар фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры белән бергә күрсәтәләр. Кирәк булганда су басу урынында көймә булырга тиеш, суны суырту һәм гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар үткәрелә, - ди Владимир Петров.
Иртәгә Перцовка торак пунктында табигый янгыннарны бетерү буенча өйрәнүләр узачак.

Фотолар гадәттән тыш хәлләр хезмәтеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев