Зәй паркында «Зәй кадрларда» фотокүргәзмәсе оештырылды
Яңалыклар

Зәй паркында «Зәй кадрларда» фотокүргәзмәсе оештырылды

12 августта Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркта «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Зәй кадрларда» фотокүргәзмәсе ачылды.

автор фотосы, ветераннар өчен экскурсия
Автор фотосы, ветераннар өчен экскурсия

Экспозицияне Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре әзерләде. Фоторәсемнәрдә шәһәр тарихының төп вакыйгалары: Зәй ГРЭСы төзелеше башлану, Яңа Зәй эшчеләр поселогы ачылу, «Зәй диңгезе» барлыкка килү, шулай ук шәһәр мохите үсеше — парклар һәм скверларны төзекләндерү.

Ветераннар өчен экскурсия

Күргәзмә белән «Шатлык» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр — хезмәт ветераннары танышты. Алар өчен туган як тарихына багышланган экскурсия үткәрелде. Быел электростанция төзелешенең 70 еллыгы билгеләп үтелә һәм гид төзүчеләр һәм булачак энергетиклар поселогы — соңрак Зәйнең административ үзәге булган Яңа Зәй ничек барлыкка килүе турында җентекләп сөйләде.

Беренче адымнар: поселок ничек барлыкка килгән

Эшчеләр бистәсенең барлыкка килүе Владимир Малаховның «Зәй энциклопедиясе»ндә (1994 ел) теркәлгән: «1956 елның 20 гыйнварында, беренче эш көнендә, Казан урамы дип аталган урамда экскаватор барак нигезе астына беренче куб метр туфрак чыгарды, тиздән анда эшчеләр ашханәсе җиһазландырылды».

1956 елда ук төзелеш планы буенча беренче урамнар — Казан, Чапаев, Комсомол, Төзүчеләр, Октябрь урамнары пәйда була. Аларда тиз арада вакытлыча торак — бараклар төзегәннәр. Беренче елларда нәкъ менә баракларда торак биналар гына түгел, ә мөһим инфраструктура объектлары: дәваханә, кибетләр, типография, шулай ук дәүләт һәм административ учреждениеләр дә урнаша.

автор фотосы, Ринат Фәрдиев паркында
Автор фотосы, Ринат Фәрдиев паркында

“Стройка": рәсми булмаган атамадан рәсми статуска

Дүрт елга якын поселокның үз исеме булмый һәм рәсми документларда «Зәй ГРЭСы төзүчеләрнең торак поселогы», «Зәй ГРЭСы һәм шикәр заводы төзүчеләре поселогы» яки гади генә итеп «Төзүчеләр поселогы» дип атала. Зәй районы үзәгендә яшәүчеләр дә, төзүчеләр дә аны «Стройка» дип йөрткәннәр. Бу халык исеме 1960 ел уртасында поселок үзенең рәсми исемен – Яңа Зәй алганнан соң да озак яшәп килгән.

1962 елда Яңа Зәй шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсе статусын ала. Ә 1978 елның 5 апрелендә РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән ул республика буйсынуындагы Зәй шәһәре итеп үзгәртелә. Шәһәр эченә Яңа Зәй үзе, Беренче Бөгелде авылы, шулай ук Иске Зәй, Мирный, Икмәк кабул итү предприятисе һәм Воздвиженка бистәләре кергән.


Нет комментариев