Өлкәннәр декадасы бара. Шул уңайдан шәһәр-районда төрле чаралар уздырыла.
Зәй үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә бу датадан читтә калмадылар. 4 октябрьдә үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Сөмбелә» клубы кысаларында «Безгә — еллар берни түгел» дип исемләнгән кичә оештырылды.
«Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котлап, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. Кунаклар яшьлек җырларын җырлап, уеннарда катнашып бер мизгелгә генә, хыялларында гына булса да, үзләренең яшь чакларына кайтып килә алды», — ди китапханәче Венера Галимова.
Кичә чәй табыны артында дәвам итте.
Фотолар үзәк китапханәдән.
Нет комментариев