Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй музыка мәктәбе директоры Дина Коронова – «Ел хатын-кызы» төбәк бәйгесе җиңүчесе

Балачагында, әле үзенең музыкант булачагын белмәгән вакытта, Дина кулына һәрвакыт уенчык гармун ала.

“Р” хәрефен дә әйтә алмаган вакытта ук гаилә бәйрәмнәрендә: “Каршы алыгыз, сезнең алда халык артисты Дина Порываева чыгыш ясый”, - дип әйтә торган була. Балачактан музыкант булырга хыяллана ул.

- Мине музыка мәктәбенә китергән әти-әнигә рәхмәт: яңа дөньяга - иҗат дөньясына эләктем. Әйләнә-тирәмдәге матурлыкны тоярга, күрергә генә түгел, ә йөрәк һәм җан аша уздырырга өйрәндем. Шуңа күрә мин башка һөнәр сайлау турында уйлап та карамадым, мин бары үз хыялыма таба бардым. Чаллы сәнгать көллиятенә укырга кердем, аннары Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укуымны дәвам иттем, - ди Дина Борисовна.

Күңелле студент еллары узуга, 2001 елда Дина үзе укыган балалар музыка мәктәбенә эшкә кайта. 2012-2017 елларда музыка мәктәбенең халык уен кораллары, 2017 елдан уку-укыту бүлеге мөдире, 2019 елдан балалар музыка мәктәбе директоры булып эшли.

Җитәкче вазифасының катлаулы булуына карамастан, Дина Борисовна район-шәһәрдә уздырылучы һәр бәйрәмдә катнашырга вакыт таба. Шуның өстенә “Позитив” инструменталь, “Забава” рус халык уен кораллары, “Экспромт” фольклор, “Квинтоль” вокаль ансамбльләрендә уйный.

2022 елда Пекинда уздырылган “Global Asia” халыкара бәйге-фестивалендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек була. Казан шәһәрендә музыка мәктәбе укытучылары өчен оештырылган “Маэстро” республика бәйгесендә I дәрәҗә лауреат исемен яулый. Шулай ук ул җитәкләгән “Позитив” ансамбле I дәрәҗә лауреат була. Алабуга шәһәрендә уздырылган Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган “Кече шәһәрләр” музыка укытучыларының республика бәйгесендә “Экспромт”, “Позитив” ансамбльләре I дәрәҗә лауреат исеменә лаек була.

Әлбәттә, саный китсәң, бер уку елында гына да музыка мәктәбе укучылары берничә дистә төрле дәрәҗәдәге бәйге-фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар яулый.

Дина Борисовна актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара. Ул шәһәр Советы депутаты һәм район хатын-кызлар советы әгъзасы булып тора. Районда уздырылучы төрле проектларда катнаша, алар арасында Геннадий Заволокин исемендәге “Уйна, гармун!” телевизион программасында чыгыш ясау да бар.

Музыкага мәхәббәт балаларына да күчкән. Олы улы Константин музыка мәктәбенең труба һәм аккордеон классын тәмамлаган. Кызы Ксения шулай ук музыка мәктәбенең аккордеон классында белем ала, хыялы – әнисенең юлын дәвам итү.

Шунысы кызыклы – Дина Коронова үзе дә, улы белән кызы да бер педагогта - Нина Гудошникова классында белем алганнар.

Дина Коронова “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика бәйгесендә “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә җиңү яулады.
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җырындагыча: “Гармун сайрый сандугачтай, гармун сайрый да сайрый”. Әйе, балалар музыка мәктәбе директоры, педагог Дина Коронова кулындагы аккордеон да сандугачтай сайрый.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев