Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй музеенда Сәгыйть хәзрәт Камаловның экспонатлары урын алды

14 мартта туган як тарихын өйрәнү музеена Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины, озак еллар районыбызда имам-мөхтәсиб булып хезмәт куйган Сәгыйть хәзрәт Камаловның хатыны Вәсимә апа кызы Фәния һәм оныгы белән килде.

Сәгыйть хәзрәт чирек гасырдан артык намус белән зәйлеләрне рухи агартуга хезмәт итте, күп кенә мәчетләр төзелешен башлап йөрде, 13 ел Зәй районы имам-мөхтәсибе җаваплы вазифасын башкарды, 2016 елдан Татарстан Диния нәзарәтендә аксакаллар шурасы әгъзасы буларак, шураның Зәй бүлеген җитәкләде. Ул һәрвакыт тынгысыз, ышанычлы һәм җаваплы мөхтәсиб, ихлас кеше булды. Мәгънәле, үтемле үгет-нәсихәтләре, мәрхәмәтлелек, миһербанлылык һәм дә шәфкатьлелек тәрбияләүгә юнәлтелгән вәгазьләре белән яшьләребезне тугры, гадел, иманлы гамәлләргә өндәде. Ислам диненең иң яхшы гореф-гадәтләрен саклап калу, милләтне рухи камиллеккә күтәрү кебек изге эшләрне күп башкарды. Күренекле татар дин белгече, мәгърифәтче, тарихчы һәм табиб Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә районда укулар уздыруны оештырып җибәрде.

Вәсимә ханым Сәгыйть хәзрәтнең һәр башлангычын хуплап, тугры ярдәмчесе булды. Ул музейга хәзрәтнең документларын һәм шәхси әйберләрен бүләк итте. Алар арасында күкрәк билгесе һәм Мактаулы гражданин таныклыгы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам динен кабул итүенә 1000 ел тулу уңаеннан Казан югары мөселман мәдрәсәсендә яклаган диплом проекты, вәгазь текстларын җыеп барган басма машинкасы, хаҗ сумкасы һ.б.лар бар.

“Яңа экспонатлар музей экспозицияләрендә һәм фондларында лаеклы урын алачак. Кунаклар музейның заллары буйлап экспозицияләрне карадылар һәм Сәгыйть хәзрәт турында җылы истәлекләре белән уртаклаштылар”, - ди музей хезмәткәрләре.

Фотолар музейдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев