Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда төрле ретро күргәзмәләр оештыруга зур игътибар бирелә.
“Кешеләр үткәнен барлап, элеккеге фотосурәтләрне карарга, көнкүрештә кулланылган әйберләрне күзәтергә ярата, шуңа күрә без музейда төрле темаларга ретро күргәзмәләр оештырабыз. Аларны зәйлеләр, район кунаклары теләп күзәтә”, - ди музей директоры Резидә Юнысова.
Бу көннәрдә Зәй музеенда “Ретростильдә фото + үткәнгә сәяхәт” күргәзмәсе эшли. Биредә сирәк очрый торган артефактларны күрергә мөмкин. Шулай ук элеккеге стильдә фотога төшү өчен фотозона да әзерләнгән.
Күргәзмәне дүшәмбе һәм якшәмбе көннәреннән кала, һәр көнне иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр карарга була.
фото музейдан.
Нет комментариев