15 сентябрьдән 30 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләрендә иң яхшы медицина кабинетына смотр-конкурс узды. Бу чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә оештырылды.
Конкурсның төп максаты – балаларның һәм яшүсмерләрнең сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуын стимуллаштыру, үсеп килүче буында үз сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру өчен уңай шартлар тудыру.
Конкурста, махсус (коррекцион) мәгариф учреждениеләрне һәм мәктәп-интернатларны да кертеп, бөтен республикадан гомуми белем бирү оешмалары катнашты. Бу көннәрдә генә җиңүчеләр ачыкланды. Конкурс комиссиясе эше йомгаклары буенча махсус (коррекцион) учреждениеләр арасында Зәйнең 9нчы мәктәбе өченче урынны алды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм конкурста катнашучыларның барысына да сәламәт белем бирү киңлеген үстерүгә керткән өлешләре һәм үсеп килүче буынның сәламәтлеге турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерәбез, дип язалар министрлыклар сайтларында.
фотолар мәгариф идарәсеннән
Нет комментариев