Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй кызы Татарстан картасын чигүдә катнашты

3 июльдә Казанда Татарстанның уникаль чигелгән картасын тәкъдим иттеләр. Бер тукымада республиканың барлык 43 районы һәм ике шәһәр округы күрсәтелгән.

Агымдагы елның февраль аенда башланган әлеге проектта районыбызның Түбән Биш авылы мәдәният йорты директоры Наталья Вәлиәхмәтова да катнашты.

Февраль аеннан 43 район остасы үз районын чагылдырган карта өлеше өстендә эшләгән. Районның нәрсә белән дан тотуын истә тотып эскизлары ясалган, төсләр сайланган, алар оештыручылар белән килешенгән.

— Мин картаның кечкенә, зур фрагментын да чиктем. Татар халык бизәкләре, тамбур чигүе белән таныштык. Тәҗрибәле осталар үз киңәшләрен бирде, төсләрне, рәсемне дөрес сайлауда ярдәм итте, алар белән элемтәдә торып эшләдек. Шулай ук татар халык бизәкләре белән Казан Сабантуена эскәтер дә чиктем әле, — ди Наталья Вәлиәхмәтова.

Наталья эшендә татар, рус, керәшен орнаментларын кулланып эшләгән. Бу районыбызда төрле милләт вәкиләренең дус-тату яшәвен күрсәтә. Шулай ук картада Зәй ГРЭСы, крепость та чагылдырылган.

4 июльдә Казанда осталар, республикакүләм «Татарстанның чигүле картасы» проектын тормышка ашыруның соңгы этабы буларак, чигүле картаның 45 кисәген бербөтен итеп берләштерделәр.

Әзер чигүле картаны 15-23 июльдә Казанда һәм Болгарда узачак фестивальдә күреп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев