Зәй кибетләреннән алкоголь продукциясе урлаганнар
Яңалыклар

Зәй кибетләреннән алкоголь продукциясе урлаганнар

19-25 гыйнварда район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 95 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында мошенниклык, компьютер мәгълүматларына законсыз керү, урлашу очраклары бар. 
Бу чорда шәһәр-районда 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр, үлүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 64 очрагы теркәлгән.  

Шәһәрнең ике кибетендә урлашу очраклары булган. Бер кибеттән - 1107,40 сумлык, икенчесеннән 2542 сумлык алкоголь продукциясе урлаганнар.

“Хәзерге вакытта әлеге җинаятьләрне кылучыларны ачыклау буенча оператив-техник чаралар үткәрелә”, – дип хәбәр итәләр полиция хезмәткәрләре.


Нет комментариев