Зәй яшьләре «Хәтер маршы — 2024» не башлап җибәрде
Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер маршы — 2024» дип аталган чаралар циклын башлап җибәрделәр.
Ул «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларындагы «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» төбәк проектын гамәлгә ашыру максатында күз уңында тота.

Маршта катнашучылар Бөек Ватан сугышы кагылган шәһәрләргә һәм төбәкләргә чыгып эзтабарлык белән шөгыльләнү, кыр җыеннары һәм яшьләр белән очрашуларда әлеге темага кагылышлы мәсьәләләрне күтәрү турында сөйләштеләр. Бу чараларның барысының да максаты бер — бөтен дөньяда тынычлык өчен көрәшкән солдатларны мәңгеләштерү һәм искә алу.
Район эзтабарлары ул вакыттагы барлык хис-кичерешләрне музыкаль-әдәби номерлар аша җиткерделәр. Ксения Кузнецова һәм Азалия Мөхәммәтҗанова күңелгә үтеп керерлек тирән шигырьләр укыдылар, ә Никита Костин музыкаль әсәр башкарды. Чарада катнашучыларга шулай ук Ватанны саклаучыларның батырлыгы, сугыш вакытында җирле халыкның баштан кичкәннәре турында сөйләделәр. Болар барысы да видеороликларда да чагылды.
Чара ахырында катнашучыларга дипломнар тапшырылды һәм туган як тарихын өйрәнү музеена экскурсия үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев