Зәй эчке эшләр бүлегендә гүзәл затлар да эшли
Яңалыклар

Зәй эчке эшләр бүлегендә гүзәл затлар да эшли

Хокук саклау органнарында эшләү һәрвакыт абруйлы булып саналды.

Полициягә физик яктан нык әзерлекле, армия хезмәтен үтәп кайткан, үзен яхшы яктан гына күрсәткән егетләр һәм кызлар кабул ителә. Соңгы елларда Зәй эчке эшләр бүлеге яңарыш кичерә, биредә бик күп яшьләр хезмәт куя. Шуларның берсе – тикшерү бүлекчәсе тикшерүчесе, юстиция капитаны Айсылу Миңнеханова.

Айсылу – Сармашбаш авылы кызы. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан юридик институтында белем алган. Хокук саклау белгечлеген алган кыз 2015 елда Зәй эчке эшләр бүлегенә эшкә кайтып, тикшерү бүлекчәсенә эшкә урнаша. Хатын-кыз тикшерүче ир-ат хезмәттәшләре белән беррәттән җинаять булган урынга чыга, шаһитлардан сорау ала, дәлилләр җыя. Бу хезмәт турында сөйләгәндә барлык мәгълүматны ачып бирү дә ярамый.

-Кечкенәдән үк полиция хезмәткәре булырга хыялланып үстем. Бу темага киноларны бик яратып карый идем. Эшемне бик яратам, - ди Айсылу.
Айсылуның тормыш иптәше Рөстәм дә район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган. Ул бүгенге көндә лаеклы ялда. Уллары Аязга 4 яшь.

- Рөстәм - бик зирәк, акыллы, төпле фикерле. Аның тәҗрибәсе, киңәшләре эшемдә һәрчак ярдәм итә, - ди Айсылу.
Полиция хезмәткәрләре вакыт белән исәпләшми эшли. Алар өчен ял да, бәйрәм дә юк, эш сәгате беткәннән соң да бик еш тоткарланырга туры килә. Чөнки һәр эшне төгәл һәм дөрес итеп башкарырга кирәк. Алар кулында – кеше язмышлары. Шул ук вакытта алар җигелеп тормыш алып баручы хатыннар, назлы аналар. Эштән арып кайтканнан соң өйдә күпме хезмәт көткәнне алар үзләре генә белә.

Буш вакытларны Миңнехановлар гаилә белән үткәрергә тырышалар, авылга кайтып, әти-әниләренә ярдәм итәләр.

-Полициядә эшләү җиңел хезмәтләрдән түгел. Аеруча хатын-кызлар өчен. Әмма алар сынатмый. Айсылу Ниязовна - үз эшенә җаваплы караучы, башкаларга үрнәк итеп куярлык тырыш хезмәткәр. Үз бурычын намус белән башкара, тәртип булдыруга, җинаятьләрне булдырмауга һәм аларны ачуга үзеннән зур өлеш кертә, - ди эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Кәбиров.

Фото шәхси архивтан.


Нет комментариев