Хезмәт батырлары зурланды
Яңалыклар

Хезмәт батырлары зурланды

Мәртәбәле кунаклар, район җитәкчелеге, хезмәт алдынгылары трибунада урын алгач, мәйданда театрлаштырылган, җыр-биюләр белән үрелгән “Бөек эшче” театрлаштырылган тамашасы тәкъдим ителде. Анда хезмәт кешесен олылау, язгы кыр эшләре барышы, кыр батыры һәм милли бәйрәмнән мизгелләр чагылыш тапты.

 Музыкаль-бию композициясен күрсәтүгә район-шәһәр һәм читтән чакырылган иҗат коллективлары җәлеп ителде. Әлеге биниһая матур тамаша һәркемгә күңел күтәренкелеге, бәйрәм рухы өстәде. 
Сәхнәгә район башлыгы Разиф Кәримов, Олег Морозов, Айдар Метшин, мөхтәрәм кунаклар үтәрелде. Разиф Кәримов бәйрәмдә катнашучыларны, авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлап, язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарганнары өчен рәхмәт белдерде.
— Бүген бу бәйрәмне авыл халкы белән бергә энергетиклар, машина төзүчеләр, нефтьчеләр, төзүчеләр, укытучылар, табиблар һәм башка тармак хезмәтчәннәре зур уңышлары белән  каршы ала. Иң мөһиме бу матур бәйрәмебез һәр йортка, илгә тынычдык алып килсен. Инде өченче ел безнең иң кыю йөрәкле, курку белмәс ир –егетләребез махсус хәрби операциядә катнашып, Ватан иминлеге сагында торалар. Район халкы аларга бердәм ярдәмгә кушылды, бүгенге көнгә инде без 400 тонна гуманитар ярдәм озаттык. Икътисадыбыз тотрыклы, барлык структуралар Җиңүгә йөз  тотып эшли. 
Ә авыл хезмәтчәннәре илнең азык - төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүне дәвам итәчәк. Әйтергә кирәк, бу эш тә җиңелләрдән түгел. Җир кешесенең эшчәнлегенә табигатьтә булып торучы төрле үзгәрешләр, һава торышы зур йогынты ясый. Аеруча нәтиҗәле хезмәт куючы механизаторларыбызны атап үтәсем килә. Михаил Ермолаев, Айдар Галимов, Дмитрий Зайцев, Дмитрий Клочков, Рәүзит Гафиятуллин, Альберт Халиков, Илдус Хәйруллин, Рамил Сибгатуллин, Сергей Столбов, Айнур Шәйхиев,  Евгений Гребенщиков, Михаил Никандров, Дамир Баһаутдинов, Илгиз Биккинин һәм тагын бик күпләр барысы да җаннары һәм тәннәре белән җиргә береккән егетләр.
Терлекчелектә уңышларга ирешүчеләребез дә сөендерә. Район тарихына бер сыердан тәүлегенә 20 килограмм сөт савып алучылар кереп кала. Моңа зур өлеш кертүчеләрне дә атап үтик. Алар - Геннадий Захаров, Кафил Миннекәев, Евгений Маршев, сыер савучылар Анна Тихонова, Нина Галимова, Гөлфинә  Гатауллина. 
Барлык зәйлеләр исеменнән республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, республика җитәкчелегенә, инвесторыбызга  зур рәхмәтемне җиткерәм.  Бердәм көч белән  районыбызда заманча, фәнни нигезләнгән нәтиҗәле бизнес-проектлар гамәлгә ашырыла.     Быел да республика җитәкчелегенең ышанычын акларбыз дип ышандырып калам. Барыгызга да чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим., — диде ул.
Айдар Метшин Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын ирештереп, республикабыз башлыгының Зәйгә, аның игенчеләре хезмәтенә яхшы бәя бирүен әйтте.
Олег Морозов һәм кунаклар алга таба да тырыш хезмәт белән, дустанә мөнәсәбәттә, күркәм яшәргә өндәделәр.
 


Нет комментариев