Хор солистларының берсе – Зәйдән вокал укытучысы Мария Федорова.
Казаннан «Вера» православие хоры солистлары Андрей Малаховның «Песни от всей души» дип исемләнгән популяр тапшыруында катнаштылар.
Эфирны 17 мартта Мәскәүдәге телеүзәк студиясендә яздырылган, ә талантлы команданың чыгышын тамашачылар апрель аенда «Россия-1» каналында карый алачак.
Сигез ел иҗат белән шөгыльләнүче коллективны тапшыруга продюсерлар интернеттагы иҗатларына игътибар иткәч чакырганнар. Бу еллар эчендә алар унлап клип төшергәннәр, алар һәрвакыт тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә.
Башкала сәхнәсе өчен хор «Не для меня придет весна» җырын сайлаган. Коллективта төрле һөнәр ияләре, музыканы яратучылар берләшкән. Хор яшьләр коллективы буларак билгеле.
Хор солистларының берсе һәм иҗат процессында актив катнашучы – Вячеслав атакайның томыш иптәше, балалар музыка мәктәбендә вокал укытучысы Мария Федорова. Мария гаиләсе белән Зәй районында яшәсә дә, Казан коллективының тормышында актив катнаша. Нәкъ менә ул сәхнә артындагы детальләрне ачты һәм хор тарихын сөйләде:
«Безнең иҗат төркеме җитәкчесе – Екатерина Гатауллина, ул - минем сеңелем. Коллектив 8 ел эшли. Хор яшьләрдән тора, катнашучыларның яше 20дән 38гә кадәр. Хорда минем сеңелләрем, абыем да җырлый, Казаннан егетләр дә бар. Репертуарыбызда – рухи җырлар, халык җырлары, Россия, мәхәббәт турында җырлыйбыз», – дип сөйләде Мария Федорова.
«Россия-1» каналында тапшыру апрель аенда чыгачак.
Нет комментариев