Урта Пәнәче үз якларына гына хас авыл бәйрәмен оештырды
Урта Пәнәчедә 2 августта Җыен узды.
Элҗен (Илья көне) керәшеннәрдә иң зур һәм дәрәҗәле бәйрәмнәрнең берсе булып саналган. Ул 2 августта билгеләп үтелә. Исеме христиан динендәге Илья пәйгамбәргә бәйле. Халык аны яшен яшьнәтеп, күк күкрәтеп, көчле яңгырлар яудыручы дип атый. Ул җиргә куркыныч көчләр дә, мул уңышлар да җибәрә ала икән. Элҗенгә кырларда иген өлгерә, ә көчле яңгырлар аны юк итәргә мөмкин. Шуңа да Илья пәйгамбәрнең күңелен күрү өчен, ул табигый бәла-казалар китермәсен дип, бу көнне кырда эшләмәгәннәр, печән дә чапмаганнар, мал-туарны да көтүгә чыгармаганнар.
Уртапәнәчелеләр дә бар эшләрен туктатып, үз авылларына гына хас Җыен уздырды.

“Җыенга әзерлек алдан башланды. Урта Пәнәчедә бүләк җыю да үзгә бер матур йола буларак оештырылды. Милли сөлгеләр белән бизәлгән капка алдында чәй өстәле әзерләп көтеп торды авыл халкы бүләк җыючыларны. Матур йоланы балалар да үз итте”, - ди Югары Пәнәче мәдәният йоры директоры Илһамия Гарифуллина.
Җыен район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаровның изге теләкләре белән башланып китте. Милли йолаларны саклап, бәйрәм рухы Урта Пәнәче мәйданына таралды. Урта Пәнәче һәм күрше авыллардан да килгән халык ял итте, уеннарда катнашты. Мәйданга хуш исле пылау исе таралды. Милли киемнәр кигән Гөлнур Морозова һәм Светлана Маракина һәр кунакны тәмле пылау, хуш исле үлән чәйләре белән сыйлады. Пылауны махсус чакырылган кунак пешергән иде. Иван Николаевич Комаров спонсорлар табуны оештырды. Бәйрәм бүләкләүләр белән узсын һәм кунакларга ошасын дип тырышты ул.

“Бәйрәмнең ямьле һәм бүләкләргә бай булуында спонсорларның ярдәме зур. Альберт Петров, Денис Кукушкин, Зөлфәт Мәрдамшин, Валентина Сәлахова, Тамара Николаева, Марсель Касымовка һәм барча авылдашларга рәхмәтлебез”, - ди бәйрәмне оештыруда актив кеше, Урта Пәнәче авылы фельдшеры Галина Николаева.
Бәйрәм тантанасында махсус хәри операциядә катнашучы батыр егетләребез гаиләләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Воробьева Ульяна СВОда катнашучы абыйсы Кирилл һәм барлык батыр егетләребез хөрмәтенә тирән эчтәлекле шигырен укыды. Бу мизгелләрдә бәйрәмгә килгән һәркем зур дулкынлану кичерде, күңелләреннән илдә тынычлык тизрәк урнашсын иде дип теләде.
Авылның өлкән яшьтәге кешеләрен дә хөрмәтләделәр бәйрәмдә. Прасковья Боярова, Николай Тимофеев, Анна Красильникова, Нина Федотова, Михаил Комаров, Нина Комарова, Валентина Сәлахова, Николай Елизаров, Николай Ефимов, Анна Максимова, Марсель Касыймовка бүләкләр тапшырылды.
Иң кечкенә пәнәчелеләр Арина Данилова, Всеволод Захаров та бүләксез калмады.
Кызыклы уеннарда һәр теләгән кеше үз көчен сынады. Гер күтәрүдә Артем Морозовка тиңнәр булмады, Аркадий Маракин икенче урынны яулады. Капчык сугышы, зур галошлар киеп йөгерү, ласты киеп йөгерү, ташбака уены, чишмәдән су алып кайту, аркан тартышу уеннарында халык теләп катнашты.
Мәйданга керәшен такмаклары әйтеп җырларга күрше Мәләкәс авылыннан да килделәр. 81 яшьлек Софья Макаровна һәр уенның актив катнашучысы булды. Кунакка кайткан балалар арасында җыр, нәфис сүзгә оста булучылар шактый иде.
“Урта Пәнәчедә Шамил Сәлахов һәм тормыш иптәше Валентина Фёдоровна башлап җибәргән Җыен елдан-ел колачлырак, матуррак итеп оештырыла. Арабыздан киткән Шамил абый Сәлахов рухына дога булып ирешсен. Һәр авылдаш күңеленнән Шамил абыйны рәхмәт хисләре белән искә ала”, - ди Илһамия Гарифуллина.
Фото җирлектән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев