Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Урта Багражда авыл бәйрәме узды

Урта Баграж халкы Питраудан соң килгән шимбәдә авыл бәйрәме үткәрүне традициягә кертте.

Михаил Тукранов фотолары

Үткән шимбәдә Урта Багражда Питрау кайту дип аталган авыл бәйрәме оештырылды. Авыл көне биредә яшәүчеләрне дә, читтә яшәүче авылдашларны, якташларны да бәйрәмгә җыйды. Бәйрәмгә җыелган халык аралашты, дуслык-туганлык хисләрен яңартты, рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.

Бәйрәмне үткәрүне Баграж җирлеге һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре үз өстенә алды. Әлеге башлангычны күтәреп алып, анда бик теләп үзләреннән өлеш кертүчеләр дә булды. Питрау тәкәсен Урта Баграж егете Валентин Шалапаев бирде. Тәкә итеннән кызлар шулпа һәм  хашлама пешереп, бәйрәмгә җыелган кунакларны сыйладылар. Бәйрәмне оештыруда финанс яктан булышучылар да булды. Александр Кузьмин бәйрәмне оештыруга — 15 мең, Вадим Кузьмин 10 мең сум бирде, 5шәр мең сум бирүчеләр дә күп булды.

— Авыл бәйрәмнәре уздыру динебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калуны максат итеп куя. Шуңа күрә әлеге бәйрәмне оештыру турында инде соңгы берничә елда хыялландык. Һәм моны традициягә кертеп җибәрдек. Авыл бәйрәмен уздыруда ярдәм иткән һәр кешегә, җырчыларга рәхмәтемне белдерәм, — ди авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Бәйрәм булгач, котлаулар, бүләкләүләр, җыр-моң һәм алкышлар тынып тормады. Чара барышында бергә озак матур, үрнәк яшәүче гаиләләрне мәйдан уртасына чакырып бүләкләделәр. Алар — Мария белән Геннадий Егоровлар, Анна һәм Ион Большаковлар, Мария һәм Иван Тазовлар, Анастасия белән Павел Бухаровлар, Татьяна Һәм Марсель Архиповлар, Вера белән Василий Кирилловлар, Софья һәм Алексей Утягановлар. 15 июльдә кавышкан җирлекнең яшь парлары Римма белән Илья Абдуловларга, авылның иң өлкән кешеләренә, махсус хәрби операциядән ялга кайткан егеткә дә бүләкләр тапшырылды.

Михаил Тукранов фотолары

Яңа урам егетләре Александр һәм Вадим Кузьминнар, Евгений Митин, Радик Низаков, Михаил Петров үз урам юлларына үз көчләре белән таш салып, төзекләндерделәр. Әлеге бердәм, тырыш, дус егетләргә авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев бәйрәмгә җыелган бар халык каршында рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмнең иң күңелле, иң кызган өлеше — ул, әлбәттә, кызыклы уеннар! Нинди генә уеннар оештырмаганнар иде.

— Кайда күргәнегез бар, ашамлыклар белән сыгылып торган озын өстәлләр куеп, сарык итләреннән ике казанда, берсендә — шурпа, икенчесендә хашламалар пешереп, тәмле чәйләр белән бәйрәмгә килүчеләрне сыйлап, кунак иткәннәрен. Шушындый кунакчыллык Урта Багражда гына! — ди Югары Баграждан бәйрәмгә килгән Михаил Тукранов.

Татар эстрадасы артисты Нәркис Зиннәтуллин, район үзешчәннәре Рушат Гатауллин, Дмитрий Иванов, Урта Баграж авыл кызы Наталья Бәдретдинова бәйрәмне иң матур җырлары белән бизәделәр.

— Бүген бик матур чара оештырдылар, күңелләребез тулып җырчыларны тыңладык. Бик матур җырлыйлар, бик матур бәйрәм. Менә шулай безнең уртабагражлылар эшкә дә, ашка да уңган алар! Бер күрешү ул — үзе бер гомер бит, — дигән фикерне әйтүчеләр күп булды бәйрәмдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев