Туган көнегез белән котлыйбыз!
Яңалыклар

Туган көнегез белән котлыйбыз!

Кадер урта мәктәбенең география, биология укытучысы Зөһрә Ринат кызы Миннегалиевага бүген 55 яшь тула.

Хөрмәтле Зөһрә Ринатовна, Сезнең матур юбилеегыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сез бөтен көчегезне, белемегезне, тырышлыгыгызны авыр, әмма игелекле хезмәткә — балалар тәрбияләүгә һәм белем бирүгә багышладыгыз. Балалар күңелен аңлап, һәрберсенә якын килеп эшли беләсез. Сез һәрчак ачык күңелле, тынгысыз йөрәкле, сабыр холыклы. Алга таба да гомер юлыгыз сикәлтәсез булсын. Йортыгыздан бәрәкәт, җылылык беркайчан да китмәсен. Балаларыгызның игелеген күреп, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын, зәңгәр күкләр күңелегезне яктыртып торсын.

Озын булсын Сезнең гомерегез,
Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
Бәхет чишмәләре мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын
Үзгәрмәгез, гомер буе шулай
Яшь күңелле булып калыгыз.
Бәхет, саулык юлдаш булсын Сезгә,
Борчу белмәс шул чак җаныгыз.

Зур хөрмәт белән мәктәп коллективы.


Нет комментариев