Куш-Елга авылында яшәүче 90 яшьлек Наҗия әби әнә шулай ди.
Куш-Елга авылында яшәүче Наҗия апа Әхмәтгәрәевага 5 октябрьдә 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән котларга Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов килде, балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды.
Наҗия Гыйләҗетдин кызы шушы авылда гаиләдә өченче бала булып туган. Өч ир туган арасында бер кыз була. Тормышның ачысын кече яшьтән күрә. Әтиләре сугыш башлану белән фронтка китә. Михнәтле Суслонгерга эләгә. Анда күргән мәхшәрдән көчкә исән калып, туган ягына кайту насыйп була. Кираметдин агай (Наҗия апаның абыйсы) ул вакытларны йөрәк әрнүе белән сөйли: «Ачлыктан шешенгән әтиегезне әкрен-әкрен генә ризыкландырыгыз, диделәр авылдашлар». Әниләре әтиләрен аякка бастыра. Әкренләп колхоз эшенә йөри башлый. Шулай яшәп ятканда янә, фронтка чакырып, повестка килә. Шул китүеннән бер генә хаты килә гаилә башлыгының. Туган якларына кайту насыйп булмый: дүрт баланы ятим итеп, ил азатлыгы өчен гомерен бирә. Бу йортка кайгы җиле тагын килә — әниләре ныклап чирли башлый, 1944 елда вафат була. Гаилә икеләтә ятим кала.

— Әнием вафат булганда миңа 11 яшь иде, 9 ай әниемне карадым, — дип искә ала ул авыр елларны Наҗия апа.
Әнисен югалту сагышы гомере буена озата килә. Наҗия апа әнисенә багышлап шигырьләр яза.
— Абыем Кираметдинга чиксез рәхмәтлемен, ул безне барыбызны ятим итмичә үстерде. Аның үзенә дә ул вакытта 17 яшь кенә иде, — ди Наҗия апа.
Тормыш авырлыкларына бирешмичә, хезмәтне яратып, эшләп үсәләр. Авылдашы Зәкәриягә кияүгә чыгып, тормыш йөген бергә тарталар. Биш балага гомер биреп, олы тормыш юлына бастыралар. Икесе дә озак еллар колхозда эшләп лаеклы ялга чыгалар. Тормыш иптәше Зәкәрия абый инде вафат.

Бүгенге көндә балалары, оныклары, оныкчыклары Наҗия апага моңаеп утырырга бирмиләр, туган нигездә кочак җәеп каршы алучы газиз кешеләре булганга сөенеп кайтып йөриләр. Бүгенгесенә шөкер итеп, озын гомеренең һәр мизгелен кадерләп искә ала ул.
— Картлык көнеңдә кешегә иң кирәк әйберләр — сәләмәтлек, туган җиреңдә гомер итү һәм сине аңлардай игелекле балаларың булу. Ил-көннәребез тыныч булсын иде, — дип тели ветеран.
Фотолар шәхси архивтан
Нет комментариев