Яңалыклар

Түбән Камада янгында ике кеше һәлак булган

Кичә Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспектында күп фатирлы йортларның берсендә янгын чыккан.

Янгын сүндерүчеләр янгын сүндерү вакытында ике өлкән кешенең гәүдәсен тапкан. Аларның шәхесләре хәзерге вакытта ачыклана. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза "Татар-информ".

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе ут белән саксыз эш итү булырга мөмкин. Янгын учагы фатирның йокы бүлмәсендә булган.

 


Нет комментариев