Яңалыклар

Татарстаннан Дагыстанга гуманитар ярдәм җибәрәләр

Татарстан мөселманнары табигый бәла-казадан зыян күргән Дагыстан халкы өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җыйганнар. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында хәбәр иттеләр.

Барлыгы 4 тонна шешәле су һәм өстәмә рәвештә 1,5 млн сум җыелган. Элегрәк иганәләрнең гомуми күләме 3 млн сумга җиткән иде инде.

Гуманитар ярдәм республика мөхтәсибләре һәм мәчетләре катнашында формалаша һәм якын арада Дагыстанга профильле хәйрия фондлары аша тапшырылачак.

Чыганак: Ватаным Татарстан


Нет комментариев