Татарстан халкы 18 апрельдә республиканың барлык шәһәр-районнарын колачлаган халыкара «Тоталь диктант» акциясендә катнашып, үзләренең грамоталылыгын тикшерә алачаклар. Барлыгы 1000нән артык мәйданчык оештыру планлаштырыла.
Быел акциядә катнашучыларга язучы-прозаик, публицист һәм XX гасыр рус әдәбиятын өйрәнүче, филология фәннәре докторы, «зур китап» премиясе лауреаты, А.М. Горький исемендәге әдәбият институты ректоры Алексей Варламовның текстын язарга туры киләчәк. Ул Александр Сергеевич Пушкинның аз билгеле булган балачагына багышлана, дип хәбәр итә оештыручылар.
Диктантны язуда теләгән һәркем катнаша алачак. Теркәлү диктантка кадәр 10 көн кала (8 апрельдә) сайтта ачылачак.
1-8 сыйныф укучылары да чакырыла, алар диктант язмый, ә рус теле буенча интерактив биремнәр эшләячәк. Мәйданчыклар турында 8 апрельдә билгеле булачак.
Чыганак: Вечерняя Казань
Нет комментариев