Татарстанда атна уртасында һава торышы шартлары үзгәрә. Республикада температура фоны югары булып кала, әмма яңгырлар башлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан билгеле булды.
Сишәмбе һәм чәршәмбе, 31 мартта һәм 1 апрельдә, югары атмосфера басымы кыры Татарстан территориясендәге метеошартларны билгеләвен дәвам итәчәк. Явым-төшем көтелми. Төнлә термометр баганалары +4, -1 градуска кадәр (көнчыгышта мартның соңгы көнендә -5 градуска кадәр) төшәчәк. Көндез һава 8-16 градуска кадәр җылыначак.
Пәнҗешәмбе, 2 апрельгә каршы төндә явым-төшем булу ихтималы зур түгел. Әмма иртән һәм көндез көньяк циклонның атмосфера фронты республикага яңгырлар алып килә. Һава температурасы сизелерлек дәрәҗәдә кимемәячәк. Төнлә 0.. +5 градус, көндез +9.. +14 градус көтелә.
Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга, шимбә һәм якшәмбе, 3, 4 һәм 5 апрельдә, төбәк территориясендә вакыт-вакыт яңгыр явачак. Температура фоны үзгәрешсез кала диярлек: төнлә 0..+5 градус, көндез +9..+14 градус көтелә.
Чыганак: Татар-информ
фото: редакция архивыннан
Нет комментариев