Татарстанда еланнар уяна башлаган
Татарстанда еланның беренче уяну очрагы теркәлгән. Еланны Иннополистан «Сережа говорит» телеграм-каналын алып баручы блогер күрсәтте.
Шуны истә тотарга кирәк, яз көне, йокыдан уянган еланнар агрессия күрсәтә алалар. Әгәр туфрак җитәрлек җылынмаган икән, елан тиз генә шуышып, ышыклана алмыйм дип курка. Бу чорда агу аеруча агулы, шуңа күрә тешләгәндә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Аларның активлыгы май аенда арта. Шуңа да куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә: еланга якын килмәскә, кимендә ике метр ераклыкта торырга һәм кискен хәрәкәтләрдән качарга киңәш ителә.
Чыганак: НТР-24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев