Яңалыклар

Татарстанда «Ел укытучысы-2026» исеме билгеле

«Россиядә Ел укытучысы-2026» бөтенроссия бәйгесенең Татарстан төбәге җиңүчесе билгеле.

"Татарстанның ел укытучысы-2026" исеменә Казанның Совет районы Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов исемендәге 121нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илья Тарасов лаек булды.

Төбәк этабы призерлары:

3 урын - Мәдинә Кузьмина, Спас районы Антоновка мәктәбенең химия укытучысы;

2 урын – Рузил Шарашев, Яр Чаллының 6нчы мәктәбенең тарих укытучысы.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев