Татарстанда +15 градуска кадәр җылы булачак
Яңалыклар

Татарстанда +15 градуска кадәр җылы булачак

Уртача тәүлеклек температуралар нормадан биш-җиде градуска артып китә.

Бүген, 27 мартта,  урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак. 

Иртәгә һава температурасы төнлә -2...+3 градус, ә көндез +7...+ 12 градус булачак. Урыны белән көнчыгышта термометр баганалары көндез +15 градуска кадәр күтәреләчәк.

 Сишәмбе, 31 мартта, кайбер урыннарда бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнлә температура -5...+1 градус, көндез +8...+ 13 градус булачак.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев