Иртәгә, 19 февральдә төнлә һәм иртән Татарстанда томан һәм һава температурасының төшүе көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республика буенча температура -25..-29, Казанда -25 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Явым-төшемнәр көтелми, юлларда бозлавык саклана һәм томан булачак.
Нет комментариев