Рөстәм Миңнеханов яңа объектның әзерлеген бәяләде һәм яшь спортчылар белән очрашты.
Бүген, 11 августта, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәй районына эш сәфәре барышында яңа көрәш сараенда булды. Республика башлыгының Зәй юбилеена бүләк итеп төзелгән спорт объекты хәзерге вакытта файдалануга тапшырылуның соңгы стадиясендә.
Республика Рәисе ТР спорт министры Владимир Леонов һәм Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов озатуында эчке бүлмәләрне, шул исәптән тренировка залларын, киенү-чишенү бүлмәләрен һәм административ зоналарны карап чыкты, башкарылган төзелеш һәм бизәү эшләренең сыйфатын бәяләде. Залларны төрле көрәш төрләре белән шөгыльләнү өчен кирәкле инвентарь һәм җиһазлар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде.
Рөстәм Миңнеханов объектның Зәй өчен генә түгел, ә бөтен төбәк өчен әһәмиятен ассызыклады.
Искәртәбез, объект төзелеше агымдагы елның февралендә башланды. Бинаның мәйданы - 1927 квадрат метр, участок 5014 квадрат метрны били.
Көрәш сараеның үзәге — беренче катта 1132,3 квадрат метр мәйданлы, 12×12 метр зурлыктагы өч көрәш келәме булган универсаль спорт залы. Биредә көрәш, ирекле һәм грек-рим көрәше, билбау көрәше, каратэ киокусинкай, тхэквондо һәм нәфис гимнастика буенча укыту-тренировка дәресләре һәм җыеннары, шулай ук Татарстан Республикасы җыелма командасы өчен ярышлар һәм резерв әзерләү узачак.
Спортчыларга уңайлы булсын өчен душ һәм санузеллар белән ике чишенү бүлмәсе (һәрберсе 12 кешегә), медицина кабинеты, инвентарь саклау бүлмәсе һәм административ зоналар каралган. Икенче катта тренажер залы, тренерлар бүлмәсе, административ кабинетлар, ашау һәм башка ярдәмче бүлмәләр урнашкан.
Объект эшендә төп рольне «Зәй» спорт мәктәбе уйный, аның максаты — Татарстан һәм Россия җыелма командалары өчен спорт резервы әзерләү, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Мәктәптә 19 тренер эшләячәк, алар арасында - атказанган спорт мастерлары һәм тренерлар, чын спорт легендалары.
Көрәш сарае директоры Радик Сәлахов - Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры, халыкара класслы спорт мастеры, билбау көрәше һәм көрәш буенча күп тапкырлар чемпион; 2024 ел нәтиҗәләре буенча ул Олимпия уеннарына карамаган спорт төрләре буенча Татарстанның иң яхшы спортчысы дип танылды.
Яңа көрәш сарае Зәй районында спорт сөючеләрне җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк. Объектны ачу спорт көрәшләре өлкәсендә чемпионнар әзерләү мөмкинлекләрен киңәйтергә һәм физик культура белән шөгыльләнүгә күбрәк балаларны һәм яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Нет комментариев