Республика башлыгы Азатлык китерүче солдат һәм тыл ветераннарына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Зәйлеләрнең һәр буыны җиңүчеләрнең олы батырлыгын хәтерлиләр, без илебез иминлеге өчен һәлак булган солдатларны һәм хәзерге вакытта исән булган ветераннарны хөрмәтлибез, күпмилләтле халкыбыз батырлыгына сокланабыз. Бөек Ватан сугышы елларында Зәйдән 11600 кеше фронтка киткән, аларның 7410сы туган якларга әйләнеп кайтмаган, мәңгегә яу кырында ятып калган. 2800 якташыбыз хәрби медальләр һәм орденнар белән бүләкләнгән.

Аннары Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларга, сугыш хәрәкәтләре һәм локаль сугышлар ветераннарына багышланган мемориалга килде. Бу һәйкәлләрнең һәркайсы - шәһәр киңлегенең бер өлеше генә түгел, ә буыннарның тере элемтәсе, Ватанны саклаучыларның батырлыгына рәхмәт һәм хөрмәт символы. Илебез азатлыгын саклап һәлак ублганнар бер минут тынлык белән искә алынды.

Визит барышында республика башлыгы шулай ук махсус хәрби операция ветераннары белән аралашты. Җылы, ышанычлы әңгәмәдә Ватанны саклаучыларның казанышларын һәм батырлыкларын чын күңелдән тану — аларның хезмәтенә һәм фидакарьлегенә тирән хөрмәт белән сугарылган сүзләр яңгырады.
Истәлек һәм рәхмәт белдерүнең мөһим символына әверелгән мемориал Җиңү бульварында урнашкан - аның өчен урынны халык тавыш бирү юлы белән үзе сайлады. Һәйкәлне ачу буыннар бәйләнешен ассызыклый: хәзерге заман геройлары, бабаларыбыз кебек үк илебезнең азатлыгын һәм имин киләчәген яклыйлар.
Проектның авторлары - Мәскәү осталары: скульптор Ирина Макарова һәм архитектор Максим Батаев. 3 метр 59 сантиметр биеклектәге өч фигуралы композиция бронзадан эшләнгән һәм катлаулы архитектура декоратив формасы белән аерылып тора. Үзәктә — махсус хәрби операциядә катнашучы — штурм группасы командиры фигурасы, уңда — әфган сугышы ветераны, сулда - Төньяк Кавказдагы контртеррористик операция катнашучысы. Образлар портрет охшашлыгын гына түгел, ә эчке көчен, җыйнаклыгын һәм Ватанны саклауда торырга әзерлеген дә чагылдыра.
Мемориалның ике ягында да алты гранит плитә урнаштырылган. Һәр геройның истәлеген мәңгеләштерү өчен фамилияләрне елга ике бер тапкыр язачаклар.
Бүген мемориал - ул скульптура композициясе генә түгел, ә халык хәтере яши торган урын. Бирегә һәлак булганнарның гаиләләре, ветераннар, яшьләр үз бурычларын ахырга кадәр үтәүчеләргә хөрмәт күрсәтү өчен килә. Һәйкәл патриотик тәрбиянең мөһим үзәгенә әверелде: ул яшь буыннарга тынычлык бәясе, бердәмлек көче һәм батырлыкның онытылмавы турында искә төшерә.
Нет комментариев