Татарстан мәктәп һәм колледжларында ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтәчәкләр
Бу хакта ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында ТР санлы үсеш, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов хәбәр итте.
- Мәктәп укучыларын әзерләү сентябрьдән башланачак. Моның өчен 623 информатика укытучысы мәктәпләрдә тиешле дәресләр башланыр алдыннан җәйге чорда квалификациясен күтәртеп узачак. Бу көллият педагогларына да кагыла», — диде ул.
Бөтен дөньяда икътисадны үстерүнең этәргече — ясалма фәһем, дип ассызыклады санлы үсеш министры урынбасары.
- Дөнья күләмендә Русия әлегә ясалма фәһемне куллану һәм үстерү буенча 30нчы урында гына. Шуңа да карамастан, Татарстанда ясалма фәһемне гамәлгә кертүнең гамәли нигезе бар, — дип билгеләп үтте ул.
Әмма, Габдрахманов сүзләренчә, әлегә бу яңалык бар тармакларга да кермәгән һәм күмәкләштерүне таләп итә. Шуңа күрә республикада 2030 елга кадәр ясалма фәһемне үстерү программасы кабул ителде. Аның бюджеты — 5 миллиард сум.
«Программа дүрт төп өлешне үз эченә ала. Инфраструктура үсеше өлешендә исәпләү куәтен 30 тапкыр арттырырга планлаштырыла. Бу — кулланылмалы проектлар, икътисадның барлык төп тармакларында да эшләрне кулайлаштыру өчен ИИ-агентларны гамәлгә кертү. Бу — кадрлар, бишенче сыйныфтан башлап, шулай ук студентлар өчен ИИ программасы буенча укыту. Биредә ел саен ике ясалма интеллект лабораториясе булдырылу күздә тотыла», — дип йомгаклады санлы үсеш министры урынбасары.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев