Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре  электросамокатлар һәм гироскутерлар өчен кагыйдәләрнең ничек эшләячәген аңлатты
Яңалыклар

Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре электросамокатлар һәм гироскутерлар өчен кагыйдәләрнең ничек эшләячәген аңлатты

Самокатлар һәм гироскутерларда “үзең теләгәнчә” йөрергә ярамый.

Россия законнарында беренче тапкыр шәхси мобильлек чаралары (СИП) төшенчәсе барлыкка килде. Һәм электр самокатлары, гироскутерлар өчен  юл хәрәкәте кагыйдәләре кертелде.

Ни өчен электр скутерлары уенчык түгел һәм хәзер аларда ничек йөрергә икәнен "Татар-информ" ачыклады.

-Мондый җайланмаларда хәрәкәт итүнең максималь тизлеге 25 км/сәг тәшкил итәчәк. Җәяүлеләр белән бергә хәрәкәт иткәндә масса 35 кг нан артмаска тиеш, шул ук вакытта шәхси мобильлек чаралары тизлеге җәяүлеләр агымы тизлегеннән артмаска тиеш. Шуны истә тотарга кирәк – җәяүлеләр белән бергә хәрәкәтнең барлык очракларында да җәяүлеләр өстенлекле”, – дип сөйләде  “Татар-информ”га Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов.

Фото "Татар-информ"нан
 


Нет комментариев