Әгәр ветеран урта махсус яки югары белемгә ия булса, ул инде офицерлар составы вазифасына дәгъва итә ала.
Хәзерге вакытта Татарстанның хокук саклау органнарында биш меңгә якын вакансия бар.
"ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы СВОның элеккеге катнашучылары өчен киң спектрлы белгечлекләр тәкъдим итә. Бу җинаять эзләү оперуполномоченныйлары, тикшерүчеләр, сорау алучылар, полиция-машина йөртүчеләр, полиция-кинологлар, вакытлыча тоту изоляторлары хезмәткәрләре, патруль-пост хезмәте вазифалары. Безнең төп таләпләр – тулы урта белем булу. Кандидатлар урта һәм кече җитәкчелек составына, сержант вазифаларына билгеләнергә мөмкин», – дип хәбәр итте Казан Эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары, полковник Александр Федотов.
Аның сүзләренчә, хокук саклау органнарында пилотсыз системалар һәм квадрокоптерлар кулланыла торган махсус бүлекчәләр бар. Алар массакүләм чаралар һәм оператив-эзләү гамәлләре үткәргәндә кулланыла. Теләк белдерүчеләрнең киләчәктә шундый югары технологияле техника белән эшләү мөмкинлеге бар.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев