Штраф бурычлары җыелган 9 машина йөртүченең транспорт чарасына арест салынган
Яңалыклар

Штраф бурычлары җыелган 9 машина йөртүченең транспорт чарасына арест салынган

Зәйнең юл хәрәкәте иминлеге сагы хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә салынган штрафларын үз вакытында түләмәүчеләрне ачыклау, чаралар күрү буенча рейдлар үткәрәләр.

Агымдагы ел башыннан админстратив хокук бозулар буенча таләпләрне үтәмәгән 121 машина йөртүчегә карата чаралар күрелгән, шуларның 15нә җәмәгать судьясы тарафыннан админстратив арест салынган, 8е җәмәгать эшләренә җибәрелгән. 9 автомобильгә хуҗасының бурычлары җыелу сәбәпле арест салынган.

— Закон белән штрафларны түләү сроклары билгеләнгән. Анда хокук бозу буенча төзелгән беркетмә белән килешмәгән очрак өчен 10 көн вакыт бирелә, әле документ үз көченә кергәнче дә штрафларны түләргә ике ай мөмкинлек бар. Шуңа да карамастан штрафларны түләүдән качып йөрүчеләр бар. Кайберәүләрнең бурычы хәтта 50 меңнән артып китә. Әҗәт җыеп суд юлында йөргәнче юл кагыйдәләрен бозгансың икән, вакытында штрафны түләргә онытма, — ди ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин.


Нет комментариев