Гомер бәйрәмнәре алдыннан уйланып ала торган бер чор була.
Үзең дә уйланасың, синең турында да уйлый башлыйлар. Бу, күрәсең, шундый үзгә бер вакыттыр. Өлгергән җимешләреңне җыяр вакыт.
Сүзем шушы көннәрдә түгәрәк гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә җыенучы, кырык бишенче язын каршылаучы Зәйнең “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Ләйлә Наил кызы Мостафина турында. Ул - гади, ләкин шул ук вакытта кешелекле һәм ярдәмчел. Олылар янында олы, кечеләр янында кече була белә. Бер генә эштән дә курыкмый - барсын үз куллары белән эшләргә ярата. Үзен беркайчан да башкалардан өстен куймас, гадел дә, тыйнак та, миһербанлы да була белер.
Ләйлә Наил кызы Саба (хәзерге Теләче) районы Төрек-Тәмте авылында туган, Казанда үскән, укыган. Тормышының соңгы ике дистә елдан артыгы Татарстанның кечкенә генә бер шәһәре Зәй белән бәйләнгән. Эше дә – балалар янында, шуларның күңелен күреп, яратып эшләп йөри. Тәрбиячеләргә дә шәхси якын килә белә. Аның кул астында эшләү дә бик рәхәт безгә. Эшкә барасың килеп барасың. Сине анда көтеп торганнарын, хөрмәт иткәннәрен беләсең.
Бакча капкасыннан килеп керүгә үк хуҗаларча карашы сизелә аның, барлык җитешсезлекләрне күреп ала, төзәтә, хезмәттәшләренә тиешле киңәшен бирә. Бакчага йөрүче һәр баланың әти-әнисе белән таныш ул, иртән-кичен алар белән аралашып, сөйләшеп тора. Әти-әниләр дә җитәкченең аларга булган җылы карашын тоя, шуңа күрә юк-бар сүзгә, зарлануларга урын калмый.
“Алтынчәч” – милли бакча, биредә эшләүче педагоглар барысы да ике телдә иркен аралаша, тәрбия һәм белемне рус һәм татар телендә бирә. Ләйлә Мостафина үзе милли җанлы кеше. Ул – Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе әгъзасы, республикакүләм “Аулак өй – баттл” проектының жюри әгъзасы.
“Туган телне саклау, яклау, яшь буынга милли хәзинәләребезне бөртекләп тапшыру – безнең бурыч. Кайда гына эшләсәм дә, көчемнән килгәнчә татар телен үстерү, аның дәрәҗәсен арттыру өчен тырышам. Милләтебез үсеше өчен үзебез тырышырга кирәклеген яхшы аңлыйм”, - ди Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Ләйлә Мостафина.
Ләйлә ханым бик кунакчыл хуҗабикә дә. Тәмледән-тәмле ризыклар пешереп, башкаларны сөендерергә дә ярата. Ашап туйгысыз салатлар, камыр ризыкларына аның җылы карашы да сеңгән, шуңа аларның тәме дә башка. Гаиләсендә яраткан хатын, әни ул.
“Алтынчәч” балалар бакчасы - аның үз өе сыман, ул аны бер бөтен гаиләгә әверелдерде. 2018 елда республика программасы буенче ясалган капиталь төзекләндерүдән соң бакчабыз чын мәгънәсендә шәһәребез күркенә әверелде. Әмма эш тукталмый, матур тышлыкның эчендә эчтәлек тә булырга тиеш, шуңа күрә без җитәкчебез кулы астында тырышып эшлибез. Уңышларыбыз белән горурланып яшибез. Нинди генә мәсьәлә булмасын, Ләйлә Наилевна аны барыбыз өчен дә җайлырак итеп чишәргә омтыла. Сабырлыгы, кешеләргә булган ягымлы мөнәсәбәте безгә дә аның һәр сүзенә ышанырлык көч бирә, бик сөенеп, аның тәкъдимнәренә кушылабыз.
Җитәкчебез Ләйлә Наил кызына Аллаһыбыз хәерле гомерен, саулыгын-сәламәтлеген насыйп итсен. Һәр нәрсәгә балаларча шатлана белгән шәхеснең алдагы көне дә матур булсын, дигән теләктә калабыз. Ә эшләгән эшләренең нәтиҗәсе зур уңышлар һәм куанычлар китерсен.
Без сезне хөрмәт итәбез, яратабыз. Бәйрәмегез сезгә яңа үрләргә менәрлек, кешеләргә файда китерә алырлык эшләргә алынырлык рухи дәрт өстәсен.
Юбилеегыз котлы булсын. Һәркөнегез кояштай балкып, ай кебек төннәрне яктыртып торырлык булсын.
“Алтынчәч” бакчасы хезмәткәрләре исеменнән Зәния Закирова.
Нет комментариев