Сәвәләйлеләр «Кызлар көне» йоласын сәхнәләштерделәр
Сәвәләй мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр «Әйлән-бәйлән» район фестиваленә кушылды.
Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан район авыл мәдәният йортлары арасында «Әйлән-бәйлән» фестивале бара. Фестиваль халык уеннарын саклап калу, мəдəнияткə, телгə, гореф-гадəтлəргə, йолаларга карата, Татарстан Республикасында яшəүче халыкларга хөрмәт тəрбиялəү максатыннан оештырыла.
Сәвәләй мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр «Кызлар көне» йоласын сәхнәләштереп, жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр.
— Әлеге йола Чистай һәм Идел буе керәшеннәренә хас. Элек буй җиткән кызлары булган һәр йортта «Кызлар көне» уздырганнар. Туталары, җиңгәләре булачак яшь кәләшкә үз үгет-нәсыйхәтләрен, киңәшләрен биргәннәр. Тик бүген туй йолалары, гореф-гадәтләребез онытылып бара. Яшьләрнең уй-фикерләре, хыяллары башка. Без әби-бабаларыбыздан калган йоланы торгызып, яшь буынга җиткерү максатын куйдык. Чарада балалар да катнашты, — ди авыл мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.
Кичәдә уен-көлке дә күп булган. Тамара Рогожникова кияүгә чыгуын искә алды. Ул бу вакытлар турыда сагынып сөйләде.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев