Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сәвәләй мәдәният йортында батырлык дәресе узды

15 октябрьдә Сәвәләй авылы мәдәният йортында Зәй муниципаль районында Батырлык һәм бердәмлек елына багышланган «Безнең заман геройлары» дип аталган тематик сәгать узды.

Чарада мәктәп укучылары катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга җибәрү өчен хатлар язып алып килде. Хатларны маскировка челтәрләре үрүче апаларына тапшырдылар. Алар аны челтәрләр эченә төреп, хәрбиләргә җибәрәчәк.

Мәдәният йорты фойесында Сәвәләй егете, махсус хәрби операциядә Ватаныбыз иминлеген саклап батырларча һәлак булган Дмитрий Смирновка багышланган почмак бар. Дмитрий Иванович, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде. Укучыларга мәдәният хезмәткәрләре батыр авылдашлары турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев