Сәвәләй авылында торак йорт янган
Яңалыклар

Сәвәләй авылында торак йорт янган

Янгын мунчадан башланган

9 сентябрьдә Сәвәләй авылынң Яшьләр урамында бер хуҗалыкта мунчада ут чыккан, аннан  ялкын гаражга һәм йортка күчкән - хуҗалык тулысынча янып беткән. Күршеләрнең дә милке зыян күргән — берсенең хуҗалык корылмалары янган, икенчесенең түбәсе зыян күргән.

Янгынның сәбәбен һәм төгәл мәйданын белгечләр ачыклый. Бу янгын тагын бер кат мунча якканда, мич җиһазларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә.

Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.


Нет комментариев