Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сарсаз-Багражның талантлы егете «Без бергә» республика фестивалендә җиңү яулады

Сарсаз-Баграж мәктәбе укучысы Алексей Краснов «Без бергә» республика фестивалендә «Халык вокалы» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Конкурсның максаты - балаларның иҗади сәләтләрен үстерү генә түгел, ә халык авыз иҗатына, тарихи-мәдәни мирасыбызга хөрмәт тәрбияләү, балаларның бу өлкәдә белемнәрен арттыру.  Фестивальнең номинацияләре дә күптөрле: вокал (соло), халык ансамбльләре, хореография, инструменталь ансамбль, сәнгатьле уку, иҗади гаилә һәм мода театры. Җыр-биюләр дә, сәнгатьле сөйләм дә, гомумән, һәр номинация халык авыз иҗаты белән бәйле булырга тиеш. 
Алексей Краснов башлангыч сыйныфтан ук мәктәпнең "Сандугач" керәшен балалар ансамбленә йөри. Талантлы булуы белән аерылып тора. Җитәкчесе Петр Утяганов белән бик күп конкурс- бәйгеләрдә катнашып, җиңү яуладылар. Менә шуларга тагын бер зур җиңү өстәлде. Без Алексейны һәм Петр Петровичны котлап, тагын да югарырак үрләр яулауларын телибез. 
Аларның районыбыз данын яклап чыгыш ясаулары һәм җиңү яулаулары -  безнең өчен горурлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев