Сарсаз-Баграждан махсус хәрби операциядә катнашучы егет быел да Сабантуй үткәрергә акча бирде
Әлеге хәрби егет гаиләсендә бүген аеруча шатлыклы вакыйга: кичә аларның кызлары туды. Ул үзе дә гаиләсе янына кыска вакытлы ялга кайтты бүген.
Сарсаз-Баграж авылы егете мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына басты. Ул бу көннәрдә өченче мәртәбә туган ягына ялга кайтты. Узган ел да авылда Сабантуй уздыру өчен ялдан киткәндә 15 мең сум акча калдырган иде. Быел тагын әлеге игелекле гамәлен кабатлады: авылда Сабантуй үткәрү өчен 15 мең сум акча бирде. Сабантуйга бүләк җыючыларга акчаны, әтисе белән горурланып, улы Матвей тапшырды.
Хәзер әлеге хәрби гаиләсендә уллары да, кызлары да бар. Без әтиләренең исән-имин җиңү белән әйләнеп кайтып, балаларын тормыш иптәше Надежда белән бергә тигезлектә, бәхетле тормышта үстерүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев